Чаллы мэры йогышлы авырулар хастаханәсендәге ремонтны карады
5нче хастаханәнең яңа бинасы төзелә башлау вакытын әйтте.
Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсендәге капиталь ремонт барышын карады. Хәзерге вакытта әлеге сәламәтлек саклау учрежденисенең гараж, склад, авыруларны блоклар арасында йөртү зонасын ремонтлыйлар.
Сүз уңаеннан, Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсен 2018 елда капиталь төзекләндерә башлаганнар иде. Авыруларны дәвалауда тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен эшне этаплап башкардылар.
«ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бу объектта 3 млрд сумнан артык эш башкарылды. Йогышлы авырулар хастаханәсе – Советлар Союзы вакытында төзелегән зур учреждениеләрнең берсе. Аның гомуми мәйданы 30 мең кв метрдан артык», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Галереядә ремонт эшләре 85 процентка тәмамланган. Барлык эшләрне агымдагы елның сентябрендә тәмамларга планлаштыралар.
Наил Мәһдиев 5нче шәһәр хастаханәсенә яңа бина төзү мәсьәләсенә дә тукталды. Ул төзелеш эшләре 2026 елда башланырга мөмкинлеген әйтте. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа бинаны төзергә рөхсәт биргән.
«5нче хастаханә – шартлы исем. Бу – республиканың 11 районына хезмәт күрсәтә торган район хастаханәсе. Бүгенге көндә ул элеккеге тулай торак бинасында эшли. КАМАЗ төзелеше елларында аерым бина булмаган. Күп учреждениеләр шундый уңайсыз шартларда эшләгән», – дип искә алды мэр.
Яңа бина «Адымнар» гимназиясе белән ипподром арасында булачак. Бүгенге көндә проект эшләре бара.
Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев