Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры иҗтимагый киңлекләрдә көн саен чара үткәрергә кушты

Август аенда берничә чара оештырыла.

Чаллыда Татарстан Рәисе тәкъдиме белән булдырылган «Татарстанда җәй» проекты кысаларында чаралар дәвам итә. Иҗтимагый киңлекләрдә, ишегалларында концертлар, мастер-класслар, кино караулар оештырыла. 
Августта 2 көнлек гастрономия фестивале, Кама ярыммарафоны, шәһәрнең – 400, КАМАЗ йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланган чаралар үтә. 
«Чаллылылар «Татарстанда җәй» прогрммасында актив катнашалар. Проектларын тормышка ашыру өчен акча алалар. Төзекләндеререлгән иҗтимагый киңлекләрдә чаралар оештыралар. 572 ишегалдын тәртипкә китерү өчен 10 млрд сумнан артык акча тотылды. Ачык һавада төрле чаралар  уздыру өчен менә дигән урыннар бар.  Ишегалды футболы – яхшы проект. Классик музыка тыңларга меңнәрчә кеше килә. Кешеләр җитди музыканы аңлый. Бу Орган залының киләчәк тамашачылары. Яшьләр, яшь гаиләләр утырып музыка тыңлый. Иҗтимагый киңлекләрдә көн саен чара үткәрелергә тиеш», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә.
Сүз уңаннан, 30 июльдә Җиңү паркында «Шәһри Чаллы»дан пятачок уза. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Безнең ишегалды» «татарстанда җәй»