Чаллы мэры: «Начар эзлисез - галстукларыгызны салыгыз»
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә кемгә эләкте?
Дүшәмбе киңәшмәсендә санкцияләнмәгән чүплекләр турында сүз барды. Доклад белән торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы Руслан Вильданов чыгыш ясады. Ул Комсомол районында һәм Сидоровкада чүп өемнәре барлыкка килүе турында әйтте. Хәтта фотоларын да күрсәтте. Аның әйтүенчә, мондый чүплекләр су, һава, туфракны пычрата һәм өстәмә чыгымнар таләп итә.
«Чүплек ясаучыларны таптыгызмы?» – мэр Наил Мәһдиевнең беренче соравы. Руслан Вильданов «юк» дип җавап кайтарды.
«Начар эзлисез, димәк. Чүплектә нинди дә булса документ булырга тиеш. Фәрит Шәфкатович (башкарма комитет җитәкчесе – ред.), булдыгызмы анда? Барыгыз да галстукларыгызны салыгыз, сез зур башлыклар. Шундый зур чүплектә «авторы»на чыгарлык дәлилләр булмас дип уйламыйм. Табарга мөмкин. Эш җыештыруда яки җыештырмауда түгел, җыештырырбыз. Максатыбыз – чүплек ясаучыларны табу һәм чүп-чардан арындыруны таләп итү. Эш хәтта чыгымнарда да түгел, шәһәребезгә булган мөнәсәбәттә. Мондый мөнәсәбәттә булырга ярамый. Тәртипсезлек бу, кешеләре – оятсыз. Башка сүз юк», – диде мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев