Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрбигә мотоцикл бирде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрбигә мотоцикл бирде

«Бу техника аларга кеше гомерләрен саклап калырга ярдәм итәр», - диде ул.

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев бер хәрби частькә шефлык ярдәме күрсәтте. 

Ул икенче теш дәвалау хастаханәсе баш табибы Флер Солтанов белән бергә сержант Евгений Григоровка тизйөрешле 

мотоцикл тапшырды. 

"Бу техника солдатларга хәрби бурычларын үтәргә ярдәм итәр. Мондый техника кеше гомерләрен саклап калу өчен бик кирәк. Үзегезне һәм хәрбиләрне саклагыз! Чаллы үзенекеләрне ташламый", - диде мэр мотоциклны тапшырганда. 

Фотолар Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция #своих не бросаем

Нет комментариев