Бу хакта мэр үзе хәбәр итте.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев ТР Премьер министры урынбасары, Россия федерациясендә Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән берлектә махсус хәрби опреация зонасындагы ир-егетләр белән очрашты.
Ул хәрбиләрне якынлашып килүче бәйрәм – Ватанны яклаучылар көне белән котлады. Аларга техника, җиһазлар, приборлар һәм башка кирәк-яраклар тапшырды.
«Хәрбиләребезне Чаллының тәмле чәк-чәге белән сыйладым. Беренче сәнгать мәктәбе укучылары чиккән кульяулыклар һәм бүләкләр тапшырдым», – диде ул.
Фотолар Чаллы мэрының «Вконтакте» битеннән алынды.
Нет комментариев