Чаллы мэры ремонт барышын тикшерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры ремонт барышын тикшерде

«Бу - гади ремонт кына түгел», диде ул.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Магистральня урамындагы юлны ремонтлауны карады. Чаллының – 400, КАМАЗның 50 еллыгы  уңаеннан бу объектны тулысынча яңарталар.

«Без юлларны ремонтлауга җитди фиананслар кертәбез.. Магистральная урамы аерым карар таләп итә. Биредә «бөке»ләр булмаслык итеп ремонт ясау зарур», – диде Наил Мәһдиев. 
 
Юл 4 полосалы итеп киңәйтелә, уңайлы җәяүлеләр һәм велосипедчылар юллары барлыкка килә. Заманча яктыртыу җайланмалары куела, юл кырыйлары яшеллләндерелә. 

«Бу – гади ремонт кына түгел, шәһәр киләчәгенә инвестиция», – дип искәртте мэр.

Төп игътибар исә юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелә.

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы мэры Чаллыга 400 Юллар ремонтлау

Нет комментариев