Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Татарстан хәрбиләре янында

Ул : «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», - дигән сүзләренә тугры калып, хәрбиләргә матди һәм рухи ярдәм итә.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», - дигән сүзләренә тугры калып, хәрбиләргә матди һәм рухи ярдәм итә. Бүген ул Татарстан егетләре өйрәнүләрен дәвам итә торган Белгород өлкәсендәге хәрби частькә барып җитте. Наил Мәһдиев бу хакта телеграмм каналында хәбәр итте. «Татарстаннан мобилизацияләнгән егетләр хезмәт итә торган частьтә Чаллы, Зәй, Казан, Апас, Арча, Биектау һәм Питрәч хәрбиләре белән сөйләштем. Аларның кәефләре яхшы, барысы да туганнарына һәм якыннарына сәлам әйтте. Хәрбиләргә Чаллыда җыелган 90 тоннадан артык гуманитар ярдәмне тапшырдык», – ди ул.
Фотолар мэрның телеграмм каналыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм Украина махсус операция