Чаллы мэры хәрбиләр янында
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры хәрбиләр янында

«Алар махсус хәрби операция зонасында катлаулы хезмәт үтәләр», - ди ул

 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр янына китте. Кичә ул Татарстан полкы хәрбиләре белән очрашуы турында үзенең «Вконтакте» битендә хәбәр итте.

«Чаллы һәм Татарстан ир-егетләре махсус хәрби операция зонасында катлаулы хезмәт үтәләр. Аларга 40 тоннадан артык шефлык ярдәме тапшырдым. Хәрбиләребез белән горурланам, аларны исән-сау килеш өйдә көтәбез. Җиңү безнең якта булыр!» – дип язган ул.

Фотолар Наил Мәһдиевның «Вконтакте» битеннән алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев