Чаллы мэры хәрбиләргә транспорт тапшырды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры хәрбиләргә транспорт тапшырды

Ул махсус хәрби операция зонасында.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев командировкада. Ул махсус хәрби операция зонасында Татарстаннан һәм Чаллыдан киткән ир-егетләр белән очрашты. 

«Мин коллегаларым белән бергә хәрбиләр янына бардым. Хәрби бурычларын уңышлы үтәр өчен егетләргә техника, махсус җиһазлар,  транспорт бирдек.  Татарстан Премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшин хезмәттә аерылып торган хәрбиләргә дәүләт бүләкләре, истәлекле медальләр тапшырды. Без киләчәктә дә хәрбиләргә ярдәм итәчәкбез. Чаллылылар үзләренең кешеләрен ташламыйлар», – дип хәбәр итте ул үзенең телеграмм каналында. 

Фотолар мэрның телеграмм каналыннан алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция #своих не бросаем

Нет комментариев