Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры хәрбиләрнең гаиләләренә «Батырлык» ордены тапшырды

9 гаилә якыннарының бүләген алды.

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә, әти-әниләренә, балаларына илебезнең Дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

"Сезнең улларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез хәрби бурыч үтәгәндә батырларча һәлак булдылар. Бер телдә дә сезнең тирән кайгыгызны юатырлык сүзләр юк. Бу сезнең йөрәкләрдә мәңгелек яра. Без Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен биргән егетләребезне онытмыйбыз. Аларның исемнәре "Ватан-Ана" мемориаль комплексына языла. Биредә тәүлек буена мәктәп укучылары хәтер сагында тора. Киләчәк буыннар каһарман егетләребез үрнәгендә тәрбияләнә. Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләдән махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез", - диде ул.  

Наил Мәһдиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән түбәндәге хәрбиләрнең (үлгәннән соң) гаиләләренә, әти-әниләренә  «Батырлык» ордены тапшырды: кече сержантлар – Оскар Галимҗанов, Сергей Романов; рядовойлар – Руслан Гыйльманов, Илдар Зәйнуллин, Илнар Казанваев, Александр Маркин, Денис Сергин; ефрейтор Александр Лоскутов, капитан Денис Простатов. 

Чара һәлак булган хәрбиләрне искә алып, бер минут тынлык һәм күңелләрне айкап, хәтта ир-егетләрне дә елаткан моңсу җыр белән тәмамланды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция