Чаллы мэры хәрбинең улын каршы алды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры хәрбинең улын каршы алды

Матвей – Аллаһ бүләге.

Виктория һәм Максим Пикаловлар гаиләсендә малай туды. Аңа Матвей дип исем куйдылар. Исеме «Аллаһтан бүләк» дигәнне аңлата. 

Махсус хәрби операциядәге Максим улын каршы алырга кайткан иде. Пикаловлар гаиләсенең шатлыгын уртаклашырга туганнары, дуслары, шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә килгән иде. 

Наил Гамбәрович сабыйлары туган гаиләгә 100 мең сум акча, бүләкләр тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Шәһәр советы депутаты Эдуард Панфилов та бүләк җибәргән.

Яшь әни баласын каршы алырга кыска вакытлы ялга кайткан ире өчен сөенгән. Оныкчыгын каршы алырга 83 яшьлек бабай да килгән. Мэр «яшь» бабайга озын гомер, сәламәтлек теләде. 

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча бала ана капиталы МАХСУС хәрби операция Чаллы мэры

Нет комментариев