Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Киләсе елда нәрсә буласын белмибез...»

Шәһәр мэры фикеренчә, шәһәр икътисады 2023 елда социаль-сәяси кыенлыкларны җиңеп чыгарга тиеш.

Шәһәр Советының 18нче сессиясендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев 2023 елга бюджетның фаразларына карата фикерен белдерде. 
Аның фикеренчә, шәһәр икътисады 2023 елда социаль-сәяси кыенлыкларны җиңеп чыгарга тиеш. 

«Киләсе елда нәрсә буласын белә алмыйбыз. Бер ел элек без дус булмаган илләрдән партнерларыбызның китәсен белмәдек. Безнең предприятиеләр, аеруча, автогигант дөнья икътисадына бәйле иде. Шулай да киләчәккә өмет белән карыйбыз, чөнки автогигантның генераль директоры Сергей Когогин   елны уңышлы тәмамларга ышандырды», – диде ул 2023 елга фаразлар турындагы докладларга бәя биреп. 

Ул шәһәр икътисадын тотрыклы итәргә ярдәм итүче берничә пунктка тукталды. Беренчедән, шәһәр ТОСЭР резидентлары белән нәтиҗәле эшли. 39 компания җитештерүне арттыра, салымнарны түли, өстәмә эш урыннары булдырдылар. «ТОСЭРдан башка катлаулы хәлдә ни эшләгенебезне күз алдына да китерү авыр», – дип искәртте ул. Икенчедән, республикада 40тан артык инвестиция программасы эшли. Өченчедән, Татарстан – нефть чыгару республикасы. Бу да безнең өчен яхшы»,  – диде ул. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икътисад оешма предприятие чаллы