Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мөселманнары кече хаҗга китә

Дин кардәшләребез Согуд Гарәбстанында 14 көн булачак.

22 ноябрьдә Чаллы мөселманнары Согуд Гарәбстанына кече хаҗ кылырга китә. 49 кешелек төркемне Чаллының “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтов җитәкләячәк. Мәскәү каласында аларга Россиянең башка төбәкләреннән дә дин кардәшләребез кушылачак. 

“Изге җирләргә инде 4 тапкыр сәфәр кылуым. Тәүге тапкыр фарыз гамәлемне үтәргә барган булсам, соңгыларында инде группа җитәкчесе вазыйфасында юл тотам. Белгәнебезчә, анда килүчеләр бик күп, адашмас, югалмас өчен бик игътибарлы булырга, төркемнән аерылмаска кирәк. Бу һәм башка кагыйдәләрне дин кардәшләребезгә кат-кат аңлатабыз”, - дип белдерде безгә Мөхәммәд хәзрәт.

Мәгълүм булганча, кече хаҗ Мәккә шәһәрендә Әл-Хәрәм мәчетендә булу, билгеле бер кагыйдәләр буенча Кәгъбә тирәли әйләнү, Сафа һәм Мәрвә тавы арасындагы юлны узудан гыйбарәт. Гомрәне, хаҗ кылу вакытыннан башка, елның теләгән көнендә үтәргә була. Аны гомердә бер тапкыр башкару сөннәт гамәл. 

Дин кардәшләребез изге җирләрдә 14 көн булачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам дин