Чаллы оешма-предприятиеләренә нинди эшчеләр кирәк?
Яңалыклар тасмасы

Чаллы оешма-предприятиеләренә нинди эшчеләр кирәк?

Мәгълүматлар базасында 5847 вакансия бар.

«Россия эше» кадрлар үзәгенә директоры Татьяна Быданованың әйтүенчә, ел башыннан үзәккә 313 кеше мөрәҗәгать иткән. 434 кешегә рәсми рәвештә эшсезлек статусы бирелгән. Барлыгы 171 кеше эшкә урнаштырылган. Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе – 0,16 процент (Татарстанда бу күрсәткеч – 0,20 процент). Мәгълүматлар базасында 5847 вакансия бар. 

Ел башында үзәктә үткән һөнәрләр ярминкәсеннән чыгып нәтиҗә ясаганда, бүгенге көндә Чаллы оешма-предприятиеләренә  инженер-технологлар, слесарьлар, станок контролерлары, машина төзүтүчеләр, токарьлар, кладовщиклар, йөктөягеч йөртүчеләр кирәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев