Чаллы паркларында планлаштырылган бәйрәмнәр үткәрелмәячәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллы паркларында планлаштырылган бәйрәмнәр үткәрелмәячәк

Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

7 гыйнвар - православие халкының Раштуа бәйрәме. Шул уңайдан Азатлык мәйданында һәм "Энергетик" мәдәният сарае каршында җырлы-биюле, уен-көлкеле бәйрәм оештырылырга тиеш иде. Алар кичке якка, сәгать 4-5ләр тирәсенә планлаштырылды. Бәйрәм чаралары уздырылмаячак. Сәбәбе һава торышы үзгәрүе белән бәйле. Бүген төнлә синоптиклар минус 31 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Иртәгә урыны белән минус 35 булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев