Чаллы пенсионерлары Россия президенты грантын отты
Чаллыда яшәүчеләр дөрес йөрергә өйрәнә алачак
“Россия пенсионерлар Союзы” җәмәгать оешмасының Яр Чаллы бүлеге Россия президенты грантына лаек булды. “Җиңел адым белән сәламәтлеккә” («Здоровье легким шагом» ) проектына 300 мең сум бүлеп бирелде.
Әлеге проект скандинавия йөрешен яратучылар клубын булдыруга юнәлдереләчәк. Анда пенсионерларны скандинавия йөрешенә өйрәтәчәкләр. Дәресләр атна саен ике төрле мәйданчыкта уза. Программа кысаларында махсус укыган инструктор спортның бу төренең файдасы, күнегүләрне дөрес башкару техникасы һәм күнегүләр вакытында куркынычсызлык техинкасын үтәү турында аңлатачак. Инструктаждан соң шәһәрдәшләребез алган белемнәрен шунда ук практикада куллана алачак.
Проект пенсионерларның физик формасын яхшырту гына түгел, аралашу, танышу өчен дә менә дигән мөмкинлек булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев