Чаллы пенсионеры Кукмара активистларына зур бүләк ясады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионеры Кукмара активистларына зур бүләк ясады

«Әгәр сезгә файдасы тисә, бик шат булыр идем», - ди 78 яшьлек әби.

Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге ханым махсус хәрби операциядәгеләргә җылы оекбашлар бәйләүче кукмаралыларга электр йон җегерләгеч бүләк иткән. Ул телевизордан хатын-кызларның кул белән йон җегерләгәннәрен күргәч, аларның хезмәтләрен җиңеләйтергә теләгән. 

«Хөрмәтле, кукмаралылар! Сезне 78 яшьлек әби борчый. 15,16 гыйнвар көннәрендә безнең «Татарстан» каналын караганда Кукмара хатын-кызларының фронтка оекбаш бәйләгәннәрен һәм орчык белән йон җегерләгәннәрен күрдем. Ә минем йон җегерләгечем электрныкы, ул инде миңа кирәк тә түгел, әгәр сезгә файдасы тисә, бик шат булыр идем», – дип хат язган ул.

Фото Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев