Әби үкенә, тик аферистлардан инде җилләр искән.
72 яшьлек хатын-кыз акчасыз да, фатирсыз да калды. Мошенниклар аңа шалтыратып ике атна буе басым ясый. Башта акчаларын "куркынычсыз счётка" күчерергә киңәш итә. Соңыннан 3 бүлмәле фатирын саттыралар. Пенсионер аферистларга ышана. Бөтен акчасын билгесез счётка күчерә. Салынган зыян күләме - 9 млн. сум. Мошенниклар корбаны булганын шәһәрдәш бик соң аңлый. Хәзер аферистлар эзләүдә.
Нет комментариев