Ир-атның баланы сагалап баруы видеокамерага да эләккән.
Чит ил кешесенең кыз бала артыннан сагалап килүе видеодан ап-ачык күренә. Ишек ачыла. Кыз керә, артыннан мигрант та үтә. Шунда ул аны көчләмәкче була, бәйләнә башлый. Кыз каты итеп кычкыргач, ир-ат качу ягын карый. Подъезддан чыгып йөгерә. Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте белдерүенчә, мигрант һаман эзләүдә.
Нет комментариев