Чаллы прокуратурасы автобус йөртүченең яшүсмергә орынуы турында мәгълүматны тикшерә - ВИДЕО
Яңалыклар тасмасы

Чаллы прокуратурасы автобус йөртүченең яшүсмергә орынуы турында мәгълүматны тикшерә - ВИДЕО

Сәбәбе - яшүсмернең юл йөрү бәясен түләмәве.

Социаль челтәрләрдә Чаллыда маршрут такси йөртүчесенең балигъ булмаган яшүсмер белән конфликтка керүе төшерелгән видео таралды.

Шофер яшүсмергә юл бәясен түләмәгәне өчен канәгатьсезлек белдерә. Кемнәрдер аны балага кул күтәрә дип тә гаепли.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, прокуратура әлеге мәгълүматны тикшерә. Аның нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.

фото: rusovok.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


гадәттән тыш хәл

Нет комментариев