Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы республика бәйгесендә өч җиңү яулады

Бүләкләү тантанасы Казанда булды.

Чаллы «Канун территориясе» республика бәйгесендә  өч номинациядә җиңү яулады. Җиңүчеләрне Казанда бүләкләделәр. 

ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Шәһәр округында һәм муниципаль округ территорриясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә зур өлеш керткән өчен» номинациясендә беренче урын яулаган өчен  Чаллы мэры Наил Мәһдиевка диплом тапшырды. 

«Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп җәмәгать тәртибен саклау» номинациясендә «Форпост» яшьләр үзәге җиңде. Бүләкне Илнур Миндубаев алды. 

«Хокук саклау эшчәнлегенә ярдәм» номинациясендә «Татэнерго» АҖ филиалы «Түбән Кама ГЭСы» директоры Илдус Муллагалиев бүләкләнде. 

Фотолар шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яр Чаллы #Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики