Чаллы Сабантуе батыры: “18+ темасында төшмәячәкмен”
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабантуе батыры: “18+ темасында төшмәячәкмен”

Спортчы Азат Гәбдрәшитовны рекламада төшәргә чакырганнар

Чаллы Сабан туенда быел абсолют батыр исемен яулаган Азат Гәбдрәшитовны рекламада төшәргә чакырганнар. Аны хәзер танылган зәркан кибетләре челтәре видеороликларында күрергә мөмкин. 
– Миңа андый тәкъдим белән җәй көне үк чыкканнар иде. Тик кулыма операция ясату сәбәпле бу эшне кичектереп тордык. Сентябрьдә исә съемкалар булды.Алга таба да шундый видеолар төшерергә дип килештек. Хис-кичерешләремә килгәндә бу минем өчен яңа тәҗрибә булды. Сүз дә юк, кызык. Мин спортчы, көрәшә беләм, ә монда актерлык осталыгы кирәк. Шулай да тырыштым. Киләчәктә сөйләм осталыгы, актерлык буенча онлайн-дәресләр алыр идем. Моңарчы дусларымның кием кибетләрендә дә роликларда төшкәнем бар иде иде. Бүтән тәкъдимнәргә дә каршы түгел, тик шулай да алкоголь, тәмәке кебек хәләл булмаган, 18+ темаларында төшмәячәкмен», - дип уртаклашты Азат.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев