Чаллы сәүдә үзәгендә янгын чыкты
Яңалыклар тасмасы

Чаллы сәүдә үзәгендә янгын чыкты

Ике кеше зыян күрде.

Тынычлык проспектында урнашкан "Европа Центр" сәүдә үзәгендә янгын чыкты. 2нче каттагы 10 кв. метр мәйданлы кием-салым павильоны янды. Урында 17 янгын сүндерү техникасы, 44 коткаручы эшләде. МЧС хезмәткәрләре әйтүенчә, ике кеше зыян күрде. Алар төтен исенә исергән.

Калган хезмәткәрләр һәм сатып алучылар коткаручылар килгәнче мөстәкыйль эвакуацияләнгән.

Хәзерге вакытта янгын сәбәпләре ачыклана. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


янгын

Нет комментариев