Чаллы спортчылары - БРИКС уеннары җиңүчеләре
ТР Рәисе аларны зурлады.
БРИКС уеннары тәмам. Нәтиҗәләр сөенерлек. Россиянең җыелма командасы 86 ил командалары арасыннан беренче урынны яулады. Монда Татарстан спортчыларының да өлеше зур. Барлыгы 38 медаль алдылар. Алтын, көмеш һәм бронза медальләре белән копилканы Чаллы спортчылары да тулыландырды.
«Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче көрәшчеләр Азат Габдрәшитов, Радик Сәлахов һәм Ранис Гыйләҗетдинов алтын медальләр яуладылар (Ранис Гыйләҗетдинов быелгы Сабан туенда абсолют батыр булып калды).
Зөлфәт Гәрәев штанга күтәреп, Россия буенча рекорд куйды. Аңа беренчелекне бирделәр. Элькан Гвазаев бронза медальгә лаек булды. Егетләр «Строитель» спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр.
«Олимпийский» спорт мәктәбеннән Нияз Билалов дзюдо буенча - алтын, Ралина Гыйләҗева йөзү буенча көмеш медальләр яуладылар. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне бергә җыеп зурлады. Ул спортчылар һәм тренерларга «ТАССР оешуына 100 ел» медальләре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев