Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы су басудан зыян күргән Орски халкына ярдәм итә

Гуманитар ярдәм апрель азагында Оренбург өлкәсенә җибәреләчәк.

«Нур» яшьләр үзәгендә су басудан зыян күргән Орски халкына гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды. Әлеге хәйрия чарасы ТР Яшь Гвардиясе һәм «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә оештырылды. 

Әлеге изге гамәлгә беренчеләрдән булып "КАМАЗ" һәм шәһәрнең башка предприятие-оешма яшьләре кушылды. Алар күпләп шампунь, сабын, теш пастасы, дымлы салфетка, бәдрәф кәгазе, антисептиклар җыеп тапшырдылар. 

"Авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү безнең өчен табигый эш. «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлекчәсенең беренчел бүлекчәләре секретарьлары арасында да гуманитар ярдәм җыю игълан ителде. Гуманитар ярдәмне кыска вакыт эчендә туплап, апрель ахырында су басудан зыян күргән Оренбург өлкәсе халкына җибәрергә планлаштырабыз», - дип сөйләде «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлекчәсе башкарма секретаре Римма Фәсхетдинова.

Ярдәм итәргә теләүчеләр шәхси гигиена чаралары, юрган, мендәрләр, озак саклана торган азык-төлек, җылыту чаралары, мәктәп кирәк-яраклары, көнкүреш әйберләре тапшыра ала. Гуманитар ярдәм  көн саен 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Нур» яшьләр үзәгендә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев