Чаллы суды бер ир-атның машинасын алды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы суды бер ир-атның машинасын алды

Сәбәбе нидә?

Чаллы шәһәр суды исерек килеш руль артына утырган ир-атның машинасын алды. Моннан тыш, ир-атка җәмгыять файдасына 280 сәгать эшләргә тиеш. 
Ул ике ел транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле эшләрдә эшли алмаячак.
Ир-ат моңа кадәр дә исерек килеш руль артына утырып, административ җаваплылыкка тартылган иде. Ләкин, судның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул тиешле нәтиҗә ясамаган, «Лада Гранта» машинасына утырып ГАИ инспекторы «кармагына» эләккән. Һәм РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылды.
Ир-ат суд карары белән тулысынча килеште.
Хөкем карары әле үз көченә кермәде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд хөкем ГАИ РТ

Нет комментариев