Чаллы табибын ришвәт белән тоттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибын ришвәт белән тоттылар

Җинаять эшендә шифаханә җитәкчелеге һәм башка белгечләр дә катнашкан булуы ихтимал, ди хокук сакчылары.

4нче поликлиника травматологы Алёна Грязнова ришвәт алуда гаепләнә. Суммасы аз түгел - 1,1 млн сум. Хокук сакчылары әйтүенчә, бу акчага ул билгеле бер кешегә инвалидлык алырга ярдәм итәргә тиеш булган.

Табибтан башка, җинаять эшендә шифаханә җитәкчелеге, ТР буенча медик-социаль экспертиза белгечләре һәм башка дәүләт, муниципаль учреждение хезмәткәрләре дә катнашкан булды ихтимал, ди тикшерүчеләр. Җинаять эше кузгатылды. Табиб Алёна Грязновага 2 ай өй аресты билгеләделәр. Аның хезмәт стажы - 28 ел.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев