Чаллы табибына дәрәҗәле исем бирелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибына дәрәҗәле исем бирелде

Ул онкология үзәгендә эшли.

М.Сигал исемендәге республика онкология үзәгенең Чаллы филиалы җитәкчесе Ләйлә Богомазга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә «Татарстанның атказанган табибы» исеме бирелде. 

Ул 30 елдан артык сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли. Йөзләрчә пациент өчен югары класслы табиб-оноклог кына түгел, ә кешеләргә өмет кайтаручы олы җанлы кеше дә.
Ләйлә Толубаевна үзенең һөнәрендә сәламәтлек һәм кешенең тормыш сыйфаты төп кыйммәтләр дип саный. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мактаулы исем грамота ТР Рәисе

Нет комментариев