Яңа җиһазлар театр коллективының иҗат мөмкинлекләрен арттырачак.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына тиздән яңа җиһаз кайтарыла.
Татарстан республикасының электрон сәүдә буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, 3 млн сумлык җиһазлар арасында яңа проектор да бар.
Театр яңа җиһазларны «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында алу бәхетенә иреште.
Нет комментариев