Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тиздән Чаллы театрында премьера!

Коллектив Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектаклен әзерли.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга быелгы сезонның икенче премьерасын тәкъдим итә. Ул - күренекле татар язучысы Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» музыкаль драмасы. 

Әсәрне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәгә куя. Бу көннәрдә театрда көне-төне репетицияләр бара.   
Режиссердан ни өчен бу әсәрне сәхнәләштерергә булдыгыз дип сорадым.

«Чөнки Мирхәйдәр Фәзинең «Ак калфак» әсәрендә 1860 елларда барган вакыйгалар хәзер дә актуаль. Мәсәлән, ирек сөюче  көтүче Бакый бай кызына гашыйк булгач бик нык үзгәрә. Акча колына әйләнә. Хәмдия образы да гыйбрәт алырлык. Ул үзен башкалардан өстен куя. Янәсе, бай кызы булгач, аңа ни кыланса да ярый. Ялган горурлык һәм ялган тәкәбберлек, ике арадагы тирән упкын мәхәббәтне юк итәргә сәләтле. Мәхәббәт белән бергә моң да үлсә, ул моңнар кабат табылырмы? Бер гасыр элек язылган пьесада күтәрелгән сораулар бүген дә әһәмиятен җуймаган. Шуңа күрә бу спектакль тамашачылар күңеленә хуш килер», – ди Олег Мәдьярович.

Спектакльдә мәшһүр композитор Сара Садыйкованың «Сөмбел» җыры, татар халык җыры «Хәмдия» кулланыла. Аларга аранжировканы Чаллы композиторы Гөлназ Закирова ясаган.

«Ул җырларны К.Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестры башкара. Моннан тыш, анда минем әсәрләр дә яңгырый. Мин «Ак калфак» спектакленә 8-10 музыкаль әсәр яздым», – ди Гөлназ.

Бу спектакль Татарстанның  атказанган артисты Алсу Хәбетдинованың 50 яшьлек юбилеена да багышлана. «Мин Сәлим морза хатыны Җиһанны уйныйм. Ул ирен хезмәтчеләргә каршы котыртып тора. Хезмәтчеләрне дә, хәтта балаларны да кыйнатып яши. Юбилеема явыз карчык ролен бирделәр. Тамашачыларыма ошарга тырышам инде», – диде Алсу «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният Премьра Җәүдәт Фәйзи