Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында - яңа проект

Җиңүчесе кем?

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры “Театраль педагогика” дигән яңа проект башлап җибәрде. «Әлеге проект мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, гомумән, татар теленә, милләтенә, мәдәниятенә битараф булмаган тамашачыларны театр сәнгатенә тагын да якынайту  бурычын куя», - ди театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева. 27 сентябрьдә  “Без китәбез, сез каласыз” драмасы (Т.Миңнуллин) тәкъдим ителде, спектакльдән соң  артистлар һәм тамашачылар арасында фикер алышу оештырылды. Иң кызыклы яки җитди сорау иясенә театр тарафынннан бүләк тә әзерләнгән иде, аңа 52 нче мәктәп укытучысы Алия Корбанова ия булды. 
Театрда бу проектны даими алып барырга ниятлиләр.  

Фото Алия Корбановадан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр