Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында Мәһдиевны уйнадылар

«Без - 41нче ел балалары» спектакленең премьерасы булды.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы тамашачыларга премьера тәкъдим итте. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Мөхәммәт Мәһдиевның  "Без - 41нче ел балалары" әсәрен сәхнәләштерде. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Вакыйгалар Бөек Ватан сугышы елларында авыл балаларының тормышын, укуын чагылдыра. Аларның киемнәре, уку әсбаплары - барсы да тарихка алып кайта. 

 Яшүсмерләр: "Анда ашаталар", - дип педагогия  училищесына укырга керәләр. 

Спектакльдә юмор, авыр тормыш, ул чорның нәхакка рәнҗетүләре - барсы да бар. Шунлыктан тамашачылар көлделәр дә, еладылар да. 

Илфат Әскәров, Энҗе Шиһапова, Равил Гыйләҗев, Эдуард Латыйпов - укытучы ролен бик оста итеп уйнадылар.  Алар укучыларын: "Сез тырышып укып, Җиңүгә өлеш кертәсез, дошманга зыян саласыз", - дип,  тырышып укырга өндәделәр. 

Рәзил Фәхретдинов - бер студентның Бөек Ватан сугышыннан кайткан абыйсын уйнады. Рәзилгә җитди рольләр дә килешә икән!

Мөхәммәт Мәһдиев ролендә Марсель Мөсәвиров уйнады.

"Без - 41нче ел балалары" спектакле алдыннан артистлар фойеда тамашачылар белән йөзек салыш уйнадылар. Фронттан килгән хатлар укыдылар. 

Фойеда Бөек Ватан сугышы елларындагы экспонатлардан фото зоналар да оешытырылган иде. 

Режиссер Олег Кинҗәгулов заманча сәхнә бизәлешләре белән уйландырырлык спектакль тәкъдим итте. "Артистлар "Без - 41нче ел балалары" спектаклен моңарчы театрыбызда булмаган тамаша", - дип бәяләделәр. 

Чыннан да ул бөтен гаилә белән карарлык матур, тормыш сабаклары бирә торган спектакль.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр