Чаллы тимерчесе Якутия өчен кораб ясаган
Яңалыклар тасмасы

Чаллы тимерчесе Якутия өчен кораб ясаган

«Корабны бер ай эчендә ясадык. Мондый зур объект өчен бу бик кыска вакыт», – ди оста куллы шәһәрдәшебез Рәмис Газизов.

Чаллы тимерчесе Рәмис Газизов ясаган кораб Якутия республикасында төп монумент булачак. Шушы көннәрдә кораб-һәйкәл Якутиянең Нюрба шәһәренә җибәреләчәк. Аны биредәге хакимият бинасы янына урнаштырачаклар.

Тимердән эшләнәгән ике тоннага якын авырлыктагы кораб 9 мең чакырым юл үтәчәк. «Корабны бер ай эчендә ясадык. Бер атна констуркцияләдек, ике атна ясадык, аннары җыйдык, буядык. Мондый зур объект өчен бу бик кыска вакыт. Тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә 8 метр биеклектәге, 5 метр озынлыктагы кораб барлыкка килде», – ди оста куллы шәһәрдәшебез Рәмис Газизов.

Рәмис элек тә мондый объектлар ясаган. Әйтик, ул ясаган Чаллы туграсы сугыш ветераннары каршындагы урынны бизәп тора.

Фото: https://chelny-biz.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


оста куллар кораб

Нет комментариев