Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы-Түбән Кама юлында фаҗига

Тикшерү барышын Тукай районы прокуратурасы үз контроле астына алган.

Чаллы-Түбән Кама юлында кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Биредә автокаладан чыгып килүче Mitsubishi машинасы 64 яшьлек пенсионер ханымны бәрдерде. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул юлны тиешсез урыннан чыккан. Руль  артында 23 яшьлек машина йөртүче булган. Кызганычка каршы, зыян күрүченең табиблар килгәнче үк гомере өзелгән.

Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре өйрәнелә. Тикшерү барышын Тукай районы прокуратурасы үз контроле астына алган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига