Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары чик сагы ветераннары белән очрашты

Хәрби хезмәт ветераннары үзләре турында сөйләделәр.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта чик сакчылары ветераннарының "Барс" оешмасы вәкилләре белән очрашу булды. 

 Оешма җитәкчесе Айрат Нисафетдинов, махсус хәрби операция ветераны Тимур Нусратов, оешма әгъзалары Ирек Гыйльметдинов, Рамил Вахитов һәм Владимир Тихомиров укучыларны үзләре, хәрби хезмәт турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.

Бүгенге көндә егетләр нигездә махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтеп  бирәләр. Лицей-интернат укучылары да гуманитар йөк туплауга үз өлешләрен кертәләр. Очрашуга килгән хәрбиләр алар җыйган кирәк-яракны СВО зонасына илтеп тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм МАХСУС хәрби операция Чик сакчылары