Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары хәрбиләргә 23 февральгә бүләк ясый

«Солдатлар өчен бу бик кирәкле әйбер», – ди укытучылар.

Чаллының 68нче коррекция мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә "коры" душ ясыйлар. "Коры" душ губка, гипоаллерген гель һәм тастымалдан гыйбарәт. Душка 50 мл су кушкач, күбек барлыкка килә. Кыр шартларында аның белән тәнне юарга була. 

«Озак вакыт хәрби бурыч үтәү зонасында булган солдатлар өчен бу бик кирәкле әйбер», – ди укытучылар.

Балалар ата-аналары, тәрбиячеләре белән бергә 100дән артык коры душ ясаган. Аны Ватанны саклаучылар көненә бүләк итеп җибәререгә җыеналар. 

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев