Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучысы кинога төште

Бу аның беренче тапкыр кинога төшүе.

Чаллы шәһәрендә Шамил Идиятуллин әсәре буенча "Город Брежнев" фильмына съемкалар бүген дә булды. 

Яңа шәһәрнең 17нче бистәсендәге съемкада "Адымнар" мәктәбе укучысы Аяз Әскәров та катнашты. Ул 1980 еллардагы егет образында иде. "Мин сәхнәләрдә еш чыгыш ясасам да, кинога беренче тапкыр төштем. Бик үк җиңел булмады, әмма кызык. Үземне телевизор экраныннан күрәсем килә", - диде ул "Шәһри Чаллы" газетасы журналистына.

Бу фильмда аның әтисе - Чаллы татар дәүләт драма театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров та уйный. 

Фотолар Чулпан Әскәровадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кинода төшкән Чаллы театры