Чаллы укучысы Мәскәүгә бүләк алырга бара
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучысы Мәскәүгә бүләк алырга бара

«Минем нәселнең тарихы – илебез тарихының бер өлеше», - ди ул.

2023 елда Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Гасырларга яңгыра, туган тел!» дип исемләнгән бөтенроссия бәйгесе үткәрде.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән гаилә командалары катнашты. Командалар яшь буынны тәрбияләүдә гаиләнең, туган телнең, гореф-гадәтләрнең роле дигән темага аудио язмалар җибәрделәр.

Әлеге бәйгедә Чаллыдан Мөхәммәтдиновлар гаиләсе җиңде. Төп герой – Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат мәктәбенең 6«А» сыйныф укучысы Зөфәр Мөхәммәтдинов. Ул үз милләтенең улы буларак, илебезнең ватанпәрвәре итеп үзен зур, тату гаилә  тәрбияләде дип саный. «Безнең халыкның тарихы – хәзинә. Ә минем нәселнең тарихы – илебез тарихының бер өлеше. Безнең гаиләнең һәр әгъзасы бу белемне үз йөрәгендә саклый һәм ул түкми-чәчми буыннардан-буыннарга күчә. Минем әби-бабаларым гасырлар кайтавазы булып калды. Әмма хәтер яшәгәндә, алар да исән», – дип мөрәҗәгать итте ул татар халкына.

Зөфәр үзенең матур гаиләсе белән 18 октябрьдә Мәскәүгә бүләк алырга китә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бәйге бала ана капиталы

Нет комментариев