Чаллы укытучысы күршесен судка биргән
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысы күршесен судка биргән

Инцидент нәтиҗәсендә укытучының хроник авырулары «уяна».

Чаллы судында рәнҗетелгән укытучы эше каралды. Йортның вацап төркемендә күршесе аны мыскыллап ямьсез сүзләр яза. Укытучы мондый мөнәсәбәткә риза булмый. Рәнҗетүче хатын-кызны судка бирә. 

Суд матбугат хезмәте белдерүенчә, әлеге инцидент нәтиҗәсендә укытучының хроник авырулары «уяна». Ул шәхси клиникада дәвалана. Намусына, репутациясенә тап төшергәне өчен ул 4400 сум һәм борчулар, стресс кичергәне өчен 5600 сум күләмендә компенсация сорый. Суд аның шикаятен өлешчә канәгатьләндерә.

Кеше рәнҗетүче ханымга 3 мең сум матди компенсация түләргә тиеш дигән карар чыгарылды. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев