Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысы туган тел укытучыларының Бөтенроссия корылтаена китте

Мәскәүдә үтүче әлеге чарада илебезнең 75 регионыннан 280 делегат катнаша.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей директоры Фирдүсә Әюпова Мәскәүдә Россия Федерациясе халыкларының туган тел укытучылары Бөтенроссия корылтаена китте. Чарада илебезнең 75 регионыннан - 280 делегат, шул исәптән Донецк, Запорожьедан да мөгаллимнәр катнаша.

Татарстан делегациясе составында: ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем буенча идарә башлыгы И.Халиков, КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтының тюркология кафедрасы доценты К.Фәтхуллова, Казанның 121нче лицей укытучысы А.Миңнуллина һәм Г. Акыш исемендәге лицей директоры да бар. 

Фирдүсә Фәнәвисовна «Туган телне һәм мәдәниятне саклауда мәктәп, гаилә һәм социаль-мәдәни мохитнең роле» дигән темага чыгыш ясады. «Корылтайда мәгариф өлкәсенә кагылышлы 141 чыгыш булды. Аларның 31е туган телләрне укытуга багышланган иде», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: абитуриент мобиль кушымта аndroid мәгариф уку вуз