Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамы СВОда катнашучылар исемен йөртәчәк

Мэр апрель дәвамында тәкъдимнәр көтә.

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын, илебездә һәм республикада Ватанны саклаучылар елын билгеләп үтәбез. Аның кысаларында СВОда катнашучыларга да зур игътибар биреләчәк. Батырлыкларын мәңгелләштерү максатыннан урамнарның берсе СВОда катнашучылар исемен йөртәчәк. 

«Берничә вариант тәкъдим ителергә тиеш. Мин исеме булган урамны үзгәртү яклы түгел. Документлар үзгәрү нәтиҗәсендә проблемалар туа. Безнең яңа микрорайоннар бар, яңа комплекслар төзелә. СВО ветераннар Советы үз тәкъдиме белән чыгарга тиеш. Башкарма комитет бу мәсьәләне быел ук хәл итәчәк. Апрель дәвамында тәкъдимнәр көтәбез. Барысын да караячакбыз», - диде Наил Мәһдиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев