Чаллы урамындагы күпер астында кеше мәетенә тап булганнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамындагы күпер астында кеше мәетенә тап булганнар

Фаразлар буенча ул күпердән егылып төшкән булырга мөмкин.

25 августта Чаллыда Тынычлык һәм Вахитов проспектлары киселешендәге күпер астында хатын-кыз мәетенә тап булалар. Аны янәшәдән үтеп баручылар күреп ала. Хатын-кызга 65-70 яшьләр тирәсе. Фаразлар буенча ул күпердән егылып төшкән булырга мөмкин. Хәзерге вакытта аның шәхесе асчыклана. Әлеге очрак буенча тикшерү эше бара. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев