Чаллы волонтёрлары машинасына дрон һөҗүм иткән
Машинаның тәрәзәләре ватыла, ризык тутырылган канистрлар кыйпылчыклар белән тишкәләнеп бетә.
Чаллы волонтёрларына Луганскида азык-төлек тарату вакытында дрон һөҗүм иткән. Бу хакта Татар-информ матбугаты хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Гатин җитәкчелегендә төркем волонтёрлар Лисичанск һәм якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләрне көн саен кайнар ризык белән тәэмин итә.
Волонтёрларның Новодружевск һәм Приволье шәһәрләренә ризык алып барган чаклары була. Аларга FPV-дрон һөҗүм итә. Пилотсыз очучы аппарат автомобильнең арткы өлешенә тия. Машинаның тәрәзәләре ватыла, ризык тутырылган канистрлар кыйпылчыклар белән тишкәләнеп бетә, УАЗның түбәсенә зыян килә.
Машина йөртүче һәм ризык таратучы могҗиза белән генә исән кала. Автомобильнең өске өлеше маскировка челтәре һәм такталар катламы белән капланган була. Шул гына фаҗигадән саклап кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев