Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын мошенниклар йөрергә мөмкин, дип кисәтәләр

Аларны сайлау комиссиясе белгечләреннән аера белергә кирәк.

15-17 мартта РФ Президенты сайлаулары узачак. Февральдән участок сайлау комиссиясе белгечләре фатирлар буенча йөриячәк. Алар буклетлар таратачак, тавыш бирү төрләре турында сөйләячәк. Гадәттә мондый масштаблы кампанияләр вакытында мошенниклар да активлаша. Шуңа күрә белгечләр сак булырга киңәш итә. 

"Участок сайлау комиссиясе белгечләре бернинди документлар да сорамаячак. Шулай ул гаилә әгъзаларының бөтенесенең дә өйдә булуы мәҗбүри түгел. Бер кеше булса да ярый. Аңа сораулар биреп, буклет тапшырачаклар. Белгечләрнең һәркайсының таныклыгы, экипировка, билгесе бар. Алар сезнең фатирыгызга кермәячәк. Ишек аша гына сөйләшәчәк", - дип белдерде Үзәк район буенча территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Лариса Кузавкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы