Чаллы халкына 5610 вакансия тәкъдим  ителә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкына 5610 вакансия тәкъдим ителә

Эшкә урнашучылар күпме?

Дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллының мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова хезмәт базарындагы хәл белән таныштырды. Ел башыннан үзәккә эш табарга ярдәм итүне сорап, 6695 кеше мөрәҗәгать иткән. 1190 кеше рәсми рәвештә эшсез статусы алган. Барлыгы 5419 кеше эш белән тәэмин ителгән. Базада 5610 вакансия бар. «Хезмәт базарындагы бу саннар Чаллы икътисадының тотрыклы булуын күрсәтә», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хезмәт мәшгульлек

Нет комментариев