Чаллы халкына 6189 эш урыны тәкъдим ителә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкына 6189 эш урыны тәкъдим ителә

Шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе – 0,36 процент.

Россия «Кадрлар үзәге»нең Чаллы буенча директоры Татьяна Быданова әйтүенчә, ел башыннан үзәккә 10227 кеше мөрәҗәгать иткән. Аның 1028енә рәсми рәвештә эшсез статусы бирелгән. Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе – 0,36 процент. Республикада бу күрсәткеч – 0,44 процент. Быел барлыгы 8652 кеше эш белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә 6189 вакансия бар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу мәсьәләгә: «Чаллыда теләгән кешегә эш бар», – дип нәтиҗә ясады.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хезмәт мәшгульлек

Нет комментариев