Чаллы хәрбиенең улы туды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хәрбиенең улы туды

Сабыйны әнисе белән тантаналы төстә өенә озаттылар.

Кама балалар медицина үзәгендә махсус хәрби операциядәге –ир-атның улын каршы алдылар. Нәфиснең улына да Нәфис исеме кушканнар. Ул гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз салган.

Нәни оныкларын каршы алырга гаиләнең әби-бабалары, туганнары да килде. 

Тантаналы чарага шәһәр башкарма комитеты җитәкчсе Фәрид Сәлахов та килгән иде. Ул гаиләгә изге теләкләрен җиткерде, яшь әнигә 100 мең сум акча һәм бүләкләр тапшырды. 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча бала ана капиталы МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев