Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хастаханәсе баш табибы министр урынбасары итеп билгеләнде

Әлегә «7нче поликлиниканың баш табибы вазифаларын Рөстәм Ханов башкарачак», – дип белдерделәр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсендә.

Чаллының 7нче поликлиникасы баш табибы Александр Поповны Удмуртия сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләделәр. 

«Удмуртия белән мине иң җылы мөнәсәбәтләр бәйли. Мин Ижау медакадемиясендә укыдым, биредә минем күп кенә курсташларым эшли. Моннан тыш, уку дәверендә мин мондагы медицина берләшмәсенең югары профессионализмына инандым һәм Удмуртиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы командасына кушылуыма мин шат», – диде ул.

Хастаханә белән табиб 2017 елдан бирле җитәкчелек итте. Аның җитәкчелегендә анда капиталь ремонт үткәрелде, квалификацияле медицина белгечләрен җәлеп итү буенча эшне көйләделәр, коронавирустан соң һәм онкологиядән соң амбулатор реабилитация бүлеген булдырдылар. ФАП төзелеше тәмамланып килә.

«7нче поликлиниканың баш табибы вазифаларын Рөстәм Ханов башкарачак», – дип белдерделәр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек