Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хастаханәсенә мөрәҗәгать итүче балалар күбәйде

Табиблар куркынычсызлык чараларын күрергә чакыра.

ОРВИ чигенә дип сөенсәк тә, кызганыч, шәһәр хастаханәсенә мөрәҗәгать итүчеләр кимеми. Аеруча яз-җәй балалар травматологиясе бүлегендә чират җыела. Быел самокаттан егылып 24 бала тән җәрәхәтләре алды. Берсе кулын сындырды. Аңа КДМЦ табиблары операция ясады. 

Кама балалар медицина үзәгенең травматология бүлеге мөдире Малхаз Коринтели: 

- Балаларга самокатта йөрүне тыю мөмкин түгел. Шул ук хәл велосипедлар белән дә. Әмма куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк. Тез, терсәкләргә махсус җайланмалар куеп йөрсеннәр. Әти-әниләре дә кечкенә балаларын самокатта күзәтчелек астында йөртсен иде", - дип телкәләрен белдерде. 

Самокат, велосипедта йөрүчеләрне Чаллы инспекторлары да кисәтеп чыкты. Узган ел велосипедчылар катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. (бу хакта тулырак монда язылган)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар кдмц