Чаллы хатын-кызлары бушлай тикшеренү үтә ала
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хатын-кызлары бушлай тикшеренү үтә ала

Пациентларны сугыш ветераннары госпиталендә кабул итәләр.

Чаллының сугыш ветераннары госпиталендә 7 мартка кадәр онкологик диспансерның күчмә мамографы эшли. Анда госпиталь шифаханәсендә диспансеризация үтүче, 1984, 1982, 1980, 1978, 1976, 1974, 1972, 1970, 1968, 1966, 1964, 1962, 1960, 1958, 1956, 1954, 1952, 1950 елгы хатын-кызлар тикшеренә ала. Эш вакыты: 8.00-14.00гә кадәр. 

Күкрәк бизендәге яман шеш - иң еш очрый торган җитди авыру. Аны булдырмас өчен вакытында тикшеренү кирәк. Башлангыч стадиядә табылган шеш 95 процентта уңышлы дәвалана.

Фото сугыш ветераннары госпиталеннән алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев